«Шүрәле» әкияте битләре буйлап» китапка сәяхәт (6+)
25
Апрель 2024
Пәнҗешәмбе
25 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Шүрәле» әкияте битләре буйлап» дигән китапка сәяхәт уздырды. Чара башында китапханәче бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннан соң укучылар «Шүрәле» шигъри әкияте белән танышты, зур кызыксыну белән иллюстрацияләрне карады, әсәр геоойларының кылган гамәлләре буенча фикер алышты һәм әлеге әкият буенча викторинада катнашты. |