Китап, кояш, дуслык – балаларга менә нәрсә кирәк (0+)

1 июнь, Балаларны яклау көнендә, Үзәк балалар китапханәсе Чаллы дәүләт курчак театры белән берлектә «Китап, кояш, дуслык – балаларга менә нәрсә кирәк» дигән әдәби бәйрәм уздырды. Шау-шулы, күңелле сәламләү һәм танышу белән башланган чара ахырга кадәр балаларның активлыгын һәм шатлыклы хис-кичерешләрен сүндермәде. Алар зур мавыгу белән төрле эстафеталарда, мастер-классларда, флешмобта һәм фотосессияләрдә катнашты. 

Праздник
4
1
3
2
5
6
7
8
9
10
11
12

Чарада китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда җәй көннәрендә уку өчен балалар язучыларының матур рәсемле әкият китаплары тәкъдим ителде. Театр артистлары нәниләр өчен әкият курчаклары дөньясына танып белү экскурсы әзерләде, курчакларның төрле төрләре белән танышты. Яшь китап сөючеләр балалар язучылары әкиятләре буенча театральләштерелгән программаны карап, елмайды, көлде, әсәр исемнәрен атады. Бәйрәмгә килгән һәркем визиткалар һәм китапханәгә чакыру алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: