Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы ишекләрен ачар (6+)
14 апрельдә 17 нче санлы китапханә «Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы ишекләрен ачар» дигән экоманзара чарасы уздырды. Балалар гаҗәеп табигать дөньясы белән танышты, кешенең әйләнә-тирә мохитне саклаудагы роле турында белде. Алар актив рәвештә әңгәмә корды, сорауларга җавап бирде, кешенең әйләнә-тирә дөнья белән бәйләнешен ачыклады. «Россиянең Кызыл китабы» видеоязмасын карап, балалар юкка чыгу куркынычы янаучы хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүмат алды. «Мальчик и Земля» мультфильмыннан чара кунаклары кеше гаебе белән килеп чыгучы экологик мәсьәләләр турында белде. Укучылар урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үзләре әйтте һәм дәлилләде, табигатьне сакларга сүз бирде. Балалар игътибарына «Китап аша табигать дөньясына» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. |