«Чаллы укый!»: китап-фест. АНОНС (0+)

Бесплатно

22 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы укый!» дигән китап-фест узачак. 

Фестиваль кунакларын бай мәдәни программа: иҗади шәхесләр белән очрашулар, шигырь укулар, экскурсияләр һәм танылган башкаручылар һәм коллективлар катнашында музыкаль номерлар, һәм шулай ук мавыктыргыч интерактив программалар көтә.

Фестивальнең иң яшь катнашучылары «Балалар фольклоры иле»нә мавыктыргыч сәяхәткә кузгалачак. Алар халык авыз иҗаты: бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкаль һәм әйтемнәр белән танышачак.

«Шәп балалар өчен шәп китаплар!» дигән әдәби викторинада катнашучылар зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын гына күрсәтеп калмыйча, үзләре өчен  яңа мәгълүмат ала һәм әдәбият өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтә алачак. 

Әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре теләге булган һәркемне «Әдәби Чаллы» танышу экскурсиясенә чакыра. Анда килүчеләр шәһәр һәм Чаллы төбәгенең КАМАЗ төзелешенә кадәр вакыттан алып хәзерге көннәргә кадәр әдәби тормышы белән танышачак. Музейның төп экспозициясе танылган җирле язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы фактларны ачачак, һәм шулай ук Автокалада кунак булган Мәскәү язучылары Роберт Рождественский, Евгений Евтушенко, Феодосий Видрашку һ.б. турында «сөйләячәк».  

Сәнгать бүлегендә рәссамнар Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйкова вернисажын ачу тантанасы узачак. 

Өлкән буын чаллылылар өчен «Көз рецептлары» дигән мәгълүмат-досье әзерләнәчәк, анда яшьлек һәм матурлык, сәламәтлек һәм озын гомер рецептларын, шулай ук өлкәннәргә үз ялларын кызыклы итеп уздырырга ярдәм итүче киңәшләрне табарга мөмкин булачак.

Поделиться: