Акылга нур биргән китап

Акылга нур биргән китап 3
Акылга нур биргән китап 2 (2)
Акылга нур биргән китап 2 (1)

4нче май көнне  12нче санлы татар китапханәсе 29нчы гимназиядә «Акылга нур биргән китап” дигән исем астында Ризаэддин Фәхреддиннең  “Җәвамигуль – кәлим шәрехе” китабы буенча әңгәмә үткәрде. Әлеге хезмәткә быел 100 ел! Китап 1916 елда Оренбург шәһәрендә нәшер ителә. 552 битлек бу фәлсәфи хезмәттә Р.Фәхреддин Мөхәммәт (с.г.в.) пәй-гамбәрнең төрле мәсьәләләргә багышланган 345 хәдисенә аңлатмалар бирә. Китапның кереш сүзендә галим укырга өйрәнә башлаучы шәкертләргә дәреслек буларак тәкъдим итә һәм аларны әхлакый яктан тәрбия кылуны да максат итеп куя. Галим-философ буларак Р.Фәхреддин җитди дини-иҗтимагый, әхлакый, педагогик һ.б. мөһим мәсьәләләрне күтәрә. “… кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм сәнгать тугрыларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле” дигән фикере белән мәктәп чорында укучыны җәмгыять өчен файдалы, тормышка әзерлекле итеп тәрбияләү бурычын куя. Галим бу хезмәтендә милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсен күтәрә. Халыкның үткәне, тарихы, андагы мәдәни-дини җәүһәрләрне сакларга омтылу, Р.Фәхреддин карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк әһәмиятле эш. Бу китапта гаилә, тәрбия, гыйлем алу һ.б. үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы җавап табарга мөмкин.

Китап тәрбия сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында – беренче ярдәмлек булырга тиешле хезмәт. Әлеге чарада балаларга гыйлем алу, әхләк темасына кагылган хәдисләр аңлатылды, Р.Фәхреддингә багышланган электрон  презентация күрсәтелде. Китап тәрбия сәгатьләрендә беренче ярдәмлек булырга тиешле хезмәт.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: