Китап могҗизалар бүләк итә! (0+)

15 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәгә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче белән бергә яшь китап сөючеләр паровозга утырып Китап патшалыгына мавыктыргыч сәяхәт кылды.

Путешествие ..
IMG_2537
IMG_2528
IMG_2542
IMG_2532
IMG_2545

«Өлкәннәр абонементы» тукталышында балалар өлкәннәр өчен никадәр күп әдәбият тупланганын күрде. Киләсе «Балалар абонементы» тукталышында малайлар һәм кызлар һәр китапның үз өе һәм үз урамы барлыгы турында белде. «Әкияти» урамында балалар бик теләп әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирде, «Тылсымлы капчык» уенында катнашты, анда әлеге предметның кайсы әкият героеныкы икәнен белергә кирәк булды. «Хайваннар дөньясы» урамында җәнлекләр турында китап һәм журналлар белән танышты һәм «Кубик и Тобик» мультфильм карады. Китапханәче балаларны китапханә һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Әлеге сәяхәт барысына да ошады, һәм алар янәдән ата-аналары белән бергә килергә сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: