«Оригами сөючеләр» ял көне клубы (6+)

Кадерле дуслар!
12 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен Космонавтика көненә багышланган «Һава киңлекләрен һәм космосны яулыйбыз» дигән мастер-класс уздырды.

мастер-классдюоапрель (4)
мастер-классдюоапрель (1)
мастер-классдюоапрель (2)
мастер-классдюоапрель (3)
Балалар кәгазьдән оригами техникасында самолётлар һәм ракеталар ясады. Космонавтика көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Башка планеталар, кометалар, астероидлар, кара тишекләр, Кояш системасы төзелеше турында белем бирүче «Катя и Эф. Куда-Угодно-Дверь» мультфильмын карадылар.

Киләсе очрашуларга кадәр!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: