Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе (6+)

4 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе» дигән әдәби уен-сәяхәт үтте. Чара Россия балалар китапханәләре арасында уздырылучы китап укуны алга җибәрү буенча «М.М.Пришвинның Россия табигате турында китапларын бергә укыйбыз» Төбәкара акциясендә катнашу кысаларында оештырылды. 

Китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләргә М.Пришвинның тормыш юлы һәм иҗатына сәяхәт кылырга чакырды. «Биография» станциясендә балалар язучының балачагы, аның әтисе белән бергә урманда йөрергә яратуы һәм күргәннәрен язып баруы турында белде.

Сәяхәтнең икенче өлеше язучының иҗатына багышланды, һәм аның белән танышу уен формасында үтте. Монда балалар «Исемне таны!» станциясендә булды, анда авторның хикәяләр исемнәре яшеренгән табышмакларны чиштеләр.

Киләсе «Игътибар белән тыңла» дип аталды. Анда Михаил Пришвин хикәяләре укылды, аннан соң балалар, сорауларга җавап биреп, үз игътибарлылыкларын тикшерде. Бу станциядә укучылар Журка исемле торна, запаслы тиен, күп сөйләшүче кара карга, үзен сыендырган кешегә чын дуска әйләнгән керпе белән танышты. 
М.М.Пришвин китаплары күргәзмәсе чараны тагын да тулыландырды. 
Чарага йомгак ясап, китапханәчеләр катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Поделиться: