«Китап укучыны эзли» күргәзмә-күзәтүе (12+)

Шаблон для фотографий (1)
6ш
5ш
11
3ш
2ш

Һәр яңа китап – ул яңа ачышлар, яңа мавыгулар, яңа фикерләр дөньясы… Бары тик китап укып кына, без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. 

26 август көнне 12 нче санлы китапханәдә укучыларыбызның китапханәгә кайткан яңа әдәбият белән көтеп алынган очрашуы узды. «Китап укучыны эзли» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү ярдәмендә төрле китаплар сайлап алырга мөмкинлек тудырылды: детективлар һәм хатын-кызлар прозасы, классика һәм заманча авторларның китаплары, шулай ук чит ил әдәбияты. Әлеге күргәзмәгә 34 яңа әдәби китап урнаштырылган иде. Китап сөючеләр Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд», Мөнирә Сафинаның «Ай сылуы», Зимфира Исламованың «Каракорт» һәм Равилә Шәйдуллина-Моратның «Карт шомырт хатирәсе» китапларын түземсезлек белән көтеп алдылар. Китапханәче бу басмалар турында кыскача мәгълүмат бирде.

Һәр теләгән укучы, яңа әдәбият белән танышып, үзенә ошаган китапларны өйгә укырга алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: