«Китап белән җәй сукмагыннан» (6+)
24
Август 2017
Пәнҗешәмбе
23 нче август көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Буревестник» яшьүсмерләр клубы белән берлектә балалар өчен «Китап белән җәй сукмагыннан» дип аталган бәйрәм оештырылды. Чарада катнашучылар кызыклы уеннарнарда уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Китапханәчеләр үз чиратында «Күршеләр бәйрәменең» тарихы, төрле ил халыкларының әкиятләре белән таныштырдылар, мастер – класс һәм «Җәйнең утыз өч сере» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Бәйрәм ахырында балалар үзләре ясаган ромашка чәчәкләре белән «Дуслык йөрәге» эшләделәр.
|