«Шаяртып та, җитди дә»: киномарафон (6+)

25 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә, «Сотворение» балалар киносын үстерү фонды тарафыннан «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУ һәм «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ДБМУ белән берлектә оештырылган «Зур киномарафон» проекты кысаларында, «Шаяртып та, җитди дә» киноальманахы фильмнары нигезендә кино карау чарасы үткәрелде. 8-11 яшьлек балалар өчен исәпләнгән әлеге кинороликларны ясау өстендә махсус һөнәре булган белгечләр генә түгел, ә кино иҗатына өйрәнеп кенә килүче яшүсмерләр һәм яшьләр дә эшли. Блок кысаларында 15 актуаль темага кино-лекцияләр уздырырга планлаштырылды. Һәр кино-лекция – бер темага берләштерелгән 2-3 кыска вакытлы фильмны карау. Беренче тема – «Дуслык» темасы булды. Һәр фильмны караганнан соң, андагы яшьтәшләре мисалында тормыш кыйммәтләрен аңларга һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтү максатыннан, балаларга аның сюжеты буенча фикер алышу өчен уйландыручы сораулар бирелде. Әлеге кино карау чарасында катнашу укучыларга кино тәнкыйтьчесе буларак та, әхлак мәсьәләләре буенча белгеч буларак та чыгыш ясарга мөмкинлек бирде.   

Поделиться: