Ачык һавада кино (6+)

Бесплатно

28 июль көнне Чаллының 27 нче мәхәлләсендә яшәүчеләр Яшь ленинчылар бульварына җыелды. Чөнки нәкъ менә монда – җәйге амфитеатрда режиссер Александр Галибинның «Моя ужасная сестра» нәфис фильмын бушлай күрсәттеләр. 

Киносеанс, «Татаркино» белән килешү төзелеп, Автозавод районының «Өмет – 27 нче микрорайон» җирле иҗтимагый үзидарәсе һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылды. Шәһәр үзәк китапханәсе фильмны күрсәтү өчен, кирәкле җиһазлар – проектор, экран, колонкалар белән тәэмин итте.

Фильм бер үк вакытта комедияле дә, маҗаралы да мотивлар булу белән аерылып тора. Ул чаллылыларның игътибарын балаларыбызның уй-хыялларын һәм бәхет чаткыларын сүндермичә саклауның мөһимлегенә юнәлтте. Кино караганнан соң, һәр тамашачы үзе өчен әһәмиятле бер мәгънә алды, хис-кичерешләргә чумды. Әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады, микрорайонда яшәүчеләр мондый кино күрсәтүләр тагын булсын иде дигән теләктә таралышты.  

 

Поделиться: