«Кешеләрдә тик яктылык күрәм»: Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

IMG_5017
IMG_4989
IMG_5039
IMG_5026
IMG_5070
IMG_5084
IMG_5073
IMG_5103
IMG_5088
IMG_5110

23 мартта Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең мәҗлесләр залында «Кешеләрдә тик яктылык күрәм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Бәйрәм кичәсе күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат, күренекле әдип  Факил Сафин иҗатына багышланды.

Кичәдә Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, җырчы Дания Сибгатуллина, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова, шәһәребезнең танылган җырчысы Айдар Сафаргалин, Фаил Ислам, талантлы музыкант Голара Кадыйрова һәм башкалар катнашты.

Мәҗлесләр залы, язучы иҗаты белән якыннан танышырга теләгән, китап укучының күңелен “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан”, “Биек тауның башларында”, “Саташып аткан таң”, “Галәм күзе” һ.б. китаплары белән яулаган тамашачылар белән тулы иде. Габдулла Тукай әдәби премиясенә кандидатлыкка намзәт  язучы хакында тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидатлары: Рәзинә Мөхияр, Лилия Хөснетдинова, Дания Нигъматҗанова, язучылар Рәшит Бәшәр, Рубис Зарипов, кунаклар Фатыйх Котлу, Гөлзада Әхтәмова һ.башкалар үзләренең саллы гына сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә шәһәребезнең 10нчы мәктәп укучылары, 1нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: