Китапханәдә каникуллар (6+)
25
Июнь 2021
Җомга
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә мәктәп яны лагере балалары өчен «Музыка-бию фейерверкы» дип аталган бәйрәм һәм мастер-класслар марафоны үтте. Ай дәвамында 800дән артык бала төрле мастер-классларда актив катнашты. Алар декоратив-гамәли сәнгатьнең яңа техникаларын өйрәнде. Чәчәк чүлмәген бизәү, агач калакка рәсем ясау, җепләрдән брелок, фоамираннан карандашлар савыты ясау балаларга аеруча ошады. «Музыка-бию фейерверкы» күңел ачу, җыр-биюләр һәм уеннар рәвешендә узды. Ярышларда иң яхшы биючене, рәссамны, музыкантны, танылган әкият белгечен ачыкладылар. Чаралар турында тулырак сәнгать бүлегенең ВКонтакте төркемендә укырга мөмкин.
|