«Каникуллар китапханәдә!» (12+)

Каникуллар һәм мәктәп яны лагере булуы ничек шәп! 31 октябрь, 3 һәм 5 ноябрьдә 13 нче санлы китапханәгә мәктәп яны лагерьларыннан балалар килде. Әлеге очрашуга балалар да, китапханәчеләр дә бик шат булды, чөнки җәен бергә үткәргән очрашулар һәм чаралар бик күп булды. Китапханәчеләр ике чара уздырды, анда 170 кеше катнашты. 
«Уйныйбыз, укыйбыз, күңел ачабыз» танып белү-уен сәгате барышында чарада катнашучылар «Уйныйбыз һәм укыйбыз» станциясендә В. Сутеев, Н. Носовның кыска хикәяләрен һәм «Тошка» журналларын укыды. Катнашучыларның һәрберсе берәр кызыклы факт тапты һәм әлеге мәгьлүмат белән уртаклашты, һәм шулай ук балалар әфлисун кабыгыннан кошлар өчен җимлек ясау схеимасын тапты һәм аны ясап карарга сүз бирде. «Күңел ачабыз» станциясендә катнашучылар дәртле биюләр биеде һәм  «Шаян рифма»лы уйнады.

13 ф. Каникулы в библиотеке 1
13 ф. Каникулы в библиотеке 2
13 ф. Каникулы в библиотеке 3
13 ф. Каникулы в библиотеке 4
13 ф. Каникулы в библиотеке 5
13 ф. Каникулы в библиотеке 6

«Әкияти могҗизалар» программасы да кызыклы булды. Чарада катнашучылар бик теләп А.Пушкинның «У Лукоморья дуб зеленый…» шигырен сөйләде, һәм шулай ук тылсымлы әйберләрнең үзлекләрен һәм аларның кайсы әкиятләрдә очравын әйтте.  Әгәр дә аларның бер генә мөмкинлек булса, алар тылсымлы таяк, Алладин лампасын, әфсен-төфсеннәр китабын, күренмәс кеше башлыгын алган булыр иде. Шулай ук алар «Әкияти лабиринт» интерактив уенында катнашты. Менә шулай күңелле һәм файдалы итеп ял итте укучылар китапханәдә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: