Китапханә Камгэсэнергостройның 57 еллыгына күргәзмә оештырды (18+)

29 майда шәһәр Үзәк китапханәсе «Камгэсэнергострой» легендар төзелеш предприятиесенә нигез салынуга 57 ел булуга багышланган  «Камгэсэнергострой – ил тарихында синең исем» чарасында катнашты. 
Китапханә хезмәткәрләре  «Горурланырлыгыбыз бар» дигән әдәбиятка күзәтү белән күргәзмә тәкъдим итте.
Күргәзмәдә Татарстандагы иң эре предприятиенең үсеш һәм эшчәнлек тарихына багышланган китаплар, журналлар, фотоальбомнар урнаштырылды. 
Чарага килүчеләр әлеге предприятиене булдыруда катнашкан кешеләр турында сөйләүче әдәбият белән таныша, Камгэсэнергострой ветераннарының тормыш һәм хезмәт юлы турында белә алды. Шулай ук әлеге оешма төзегән җәмәгать объектлары һәм  бүлендек предприятиеләре турында мәгълүмат бирелгән әдәбият белән танышты. 

Поделиться: