Халык бәйрәмнәре калейдоскобы (6+)

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләрне торгызуның әһәмиятен исәпкә алып, 16 нчы санлы китапханә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 18 гыйнварда кече яшьтәге балалар өчен «Халык бәйрәмнәре калейдоскобы» дигән әңгәмә уздырды.

калейдоскоп
20230118_145415
20230118_144507
20230118_143429

Әңгәмә барышында балалар Яңа елны бәйрәм итү гореф-гадәтләрен искә төшерде, башка илләрдә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белде. Яшь китап сөючеләр Май чабу – атна буе дәвам итүче һәм кышның китүен, язның килүен символлаштыручы бәйрәм, Нәүрүз – язгы көн белән төн тигезләшкән һәм татар, башкорт халыкларында авыл хуҗалыгы эшләре башлану көне турында да күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. Катнашучылар Нардуган (Кояш туу), Каз өмәсе кебек борынгы татар бәйрәмнәре һәм славяннарның Иван Купала бәйрәме белән танышты. Очрашуга килүчеләр татар халкының иртә язда, кара каргалар килү белән үткәрелүче йола бәйрәме Карга боткасы һәм гомуммилли Сабантуй бәйрәме турында белде. Өченче сыйныфлыларда китапханәченең нардуган бәйрәме, нардуган җырлары, сүмәләк һәм сочиво ризыкларын әзерләү, тукымадан Май Чабу һәм Купавка курчакларын ясау, шулай ук Сабантуйның ун төп уеннары турында сөйләве аеруча зур кызыксыну тудырды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: