«Май чабу – киң күңелле бәйрәм» калейдоскоп (0+)

Май чабу – Россиядә иң якты һәм яраткан тантаналарның берсе, аның үз йолалары һәм гореф-гадәтләре, җырлары һәм биюләре бар. Бу вакытта кешеләр күңел ача, кунакка йөрешә, бәйрәм оештыра һәм беленнәр белән сыйлана. 17 март көнне 16 нчы санлы китапханә «Май чабу – киң күңелле бәйрәм» калейдоскобы белән Май чабуга кушылды. Чара башында китапханәчеләр әлеге борынгы һәм күңелле бәйрәмнең килеп чыгуы, май чабу атнасында һәр көннең мәгънәсе турында сөйләде. Шуннан соң укучылар май чабу табышмакларын чиште, Май чабу бәйрәме турында мәкальләрне төзеде, «сихерләнгән» сүзләрнең серен чиште, Борынгы Рус иле көнкүреш әйберләре белән танышты. 

парапрпар
20240317_112215
20240317_114818
20240317_120941
1710680767057
20240317_120929
1710680767039
1710680767090

Күңелле бәйрәм барышында халык җырлары һәм такмаклары яңгырады, шулай ук халык уеннары үткәрелде. Барысы да балалар һәм аларның әти-әниләре пешергән тәмле һәм кайнар беленнәр белән сыйланды. Чөнки яз һәм кояш символы булган беленнәрсез нинди Май чабу инде ул. Китапханә хезмәткәрләре юка белен пешерү рецептлары белән уртаклашты. Чара азагында катнашучылар өчен «Өй Май чабу курчагы» ясау буенча мастер-класс үтте. Әлбәттә, һәркемнең кабатланмас үзенчәлекле курчагы булды, алар аны ел буе саклап торучы буларак туганнары һәм якыннарына бүләк итә алачак. Мондый мастер-класслар уздыру балаларны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: