Чал чәчегез алдында башыбызны иябез (18+)

10 нчы санлы китапханә «Безнең йорт» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Чал чәчегез алдында башыбызны иябез» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. 

Литературно-музыкальный вечер
10ф. Как нам дороги ваши седины
10ф. вечер

Кичә башында җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Л.В.Кутузова чарага килүчеләрнең барысын да бәйрәм белән тәбрикләде, сәламәтлек, тыныч тормыш, шатлык-куанычлар һәм озын гомер теләде. Бәйрәм котлауларына китапханә хезмәткәрләре дә кушылды һәм кунакларга кечкенә генә бүләкләрен тапшырды. 

Чара барышында танылган авторларның күркәм хатын-кызларыбызга багышланган бик күп шигъри юллары яңгырады. Кичәнең «Яшьлегем җырлары» дип аталган музыкаль өлеше аеруча ошады, кунакларның һәрберсе яраткан җырын башкара алды, ә башкалар бик теләп аңа кушылды. 

Хуш исле чәй һәм татлы тәм-томнар кичәнең матур һәм күңелле дәвамы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: