«Май чабу атнасында…» Танып белү сәгате (12+)

4 мартта 5 нче санлы китапханә хезмәткәре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Май чабу атнасында…» исемле танып белү сәгате уздырды. Балалар славян халкының мәҗүсилек заманнарыннан ук сакланып килгән кышны озатып язны каршылау бәйрәме – Май чабуны билгеләп үтү гадәтләре турында мәгълүмат алды.

IMG_7539
IMG_7541

Китапханәче традицион май чабу бәйрәме күңел ачулары элекке заманнарда ничек узганлыгы, кайсы йола сакланган, ә кайсылары тора-бара үзгәреш кичергәнлеге хакында сөйләде. Танып белү сәгате барышында үсеп килүче буын әби-бабалары яшәгән элекке чорларга кереп чумып, ул вакыттагы тормыш рәвеше, көнкүреш, гореф-гадәтләре турында белә алды. Әлеге язгы бәйрәмнең берничә төрле атамасы билгеле. Коймак атнасында үтәлергә тиешле күптөрле кагыйдәләр һәм киңәшләр бар. Укучылар Май чабу бәйрәмендә карачкы яндыру йоласы турында кызыклы мәгълүмат алды. Шулай ук әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләр буенча үткәрелүче май атнасындагы исемләнгән һәр көннең мәгънәсенә төшенде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: