«Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган IX китапханә фестивале (6+)
22 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Халыкара Туган тел көненә багышланган «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган IX китапханә фестивале узды. Ул Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылды. Һәр халык телен, йолаларын һәм кәсепләрен сакларга тырыша. Милли мәдәниятләрнең байлыгы — ул илебезнең зур хәзинәсе. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, теле, фольклоры, йолалары, милли ризыклары, киеме һәм йорт кирәк-яраклары бар. Милли мәдәниятләр фестиваленең төп үзенчәлеге — төрле кызыклы мәйданчыклар. Әдәбият тарихы музеенда – «Бар заманнар өчен истәлек» экскурсиясе, балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә – «Борынгы бабаларыбызның йолалары» дигән белгечләр турниры, ә сәнгать бүлегендә – «Агыла җыр-моң сузылып» әдәби-күңел ачу программасы, уку залында узган «Халык бизәкләре һәм орнаментлары» мастер-классы – барысы да кунакларны дөньяның төрле почмакларына алып китеп, Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, кәсепләре белән таныштырды. |