Шагыйребез –  безнең даныбыз! (0+)

DSCF4852
DSCF4914
DSCF4878
DSCF4810
DSCF4763

Муса Җәлил татар милләтен дөньяга таныткан шәхес. Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан шәһәребезнең 17 санлы балалар китапханәсендә менә 3 нче ел рәттән герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап «Шагыйребез –  безнең даныбыз» дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгегә өстәмә номинацияләр дә кертелде. Җәлил әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр һәм кул эшләреннән оештырылган күргәзмә шигырь бәйгесендә катнашучыларны, ата-аналарны, килгән кунакларны, китап укучыларны  таң калдырды. Һәр рәсем, һәр кул эше шагыйрь әсәрләрен тирәнтен аңлап ясалган. Нинди генә эшләнмәләр юк биредә: камырдан әвәләп ясалган Җәлил һәйкәле, каен агачыннан ясалган гаҗәеп песи, бәйләнгән һәм лоскутлардан ясалган әтәчләр, пластилиннан ясалган рәсемнәр… Бәйгегә әзерлек барган көннәрдә ата-аналар, төркем җитәкчеләре балалар белән бергә Җәлил  әсәрләрен кулларына алып кат-кат укыганнар, үз эшләренә, композицияләренә туры килерлек  шигырьләрне ныклап өйрәнгәннәр, ай буе Җәлил рухы белән илһамланып иҗат иткәннәр. Күргәзмәдәге экспонатларда  Җәлилнең  15 әсәре файдаланылган һәм аларның һәрберсе теге яки бу әсәрне күзалларга ярдәм итә.

Бәйгедә  31 балалар бакчасыннан һәм 8 мәктәптән, барлыгы 215 бала катнашты.

Бу бәйге герой-шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен буыннан буынга тапшырырга ярдәм итәр, балалар Җәлилнең батырлыгын мәңге онытмаслар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: