«Мәңге җуелмас мирас» исемле төбәкара конкурс-викторинага йомгак ясалды (12+)

1
5
1 (1)
4
3
2

24 нче ноябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә «Көмеш кыңгырау» газетасы белән берлектә милләтебезнең зыялы шәхесе  Ризаэддин Фәхреддин мирасы буенча оештырылган «Мәңге җуелмас мирас» исемле төбәкара конкурс-викторинага йомгак ясалды. Викторинада Яр Чаллы шәһәренең 14 мәктәбеннән 7-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук Казаннан һәм Арча районыннан да катнашучы укучылар булды. Яр Чаллы шәһәреннән беренче дәрәҗә дипломнарга 84 нче лицей-интернат, 13 нче һәм 60 нчы гомуми урта мәктәп, икенче дәрәҗә дипломнарга 9 нчы,13 нче,17 нче гомуми урта мәктәп,  29 нчы гимназия укучылары лаек булды. Өченче урынны 5 нче, 18 нче, 19 нчы, 58 нче гомуми урта мәктәп, 26 нчы гимназия, 79 нчы лицей-интернат, 82 нче кадет мәктәбе укучылары бүлеште. Дипломнарны «Көмеш кыңгырау» газетасының җаваплы сәркатибе Гасыймова Ризидә тапшырды. Шулай ук ул укучыларны газета битләрендәге сәхифәләр белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Китапханәче Ризаэддин Фәхреддиннең мирасына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичәдә шулай ук зыялы шәхес нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында фикер алышулар булды. Конкурста катнашучылар энциклопедик гыйлем иясе  Ризаэддин Фәхреддин милләтебезнең иң зыялы шәхесе исемен йөртергә хаклы дигән нәтиҗәгә килделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: