«Мәгърифәт нуры ачар…» электрон презентацияләр бәйгесе нәтиҗәләре

Яр Чаллы шәһәренең 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мәйдан» журналы белән берлектә «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан иткән иде.

ХIХ гасыр ахыры–ХХ гасыр башы күренекле татар мәгърифәтчеләренең тормыш юлы, рухи һәм әдәби мирасы турында белемнәрне тулыландыру, яшь буында милли үзаң, халкыбызның бөек улларына ихтирам, горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге иҗади бәйгегә йомгак ясалды.

Бәйгенең нәтиҗәләренә килгәндә, «Арча мәгърифәтчеләре» презентациясе өчен Арча районы Яңа Кенәр мәктәбеннән Айзилә Сабировага һәм Муса Бигиев турындагы презентациясе өчен Чаллының 77 нче гимназиясе укучысы Аэлита Абимовага 1 нче урын бирелде.

Чаллының 60 нчы мәктәбеннән Егор Романов һәм 26 нчы гимназия укучысы Валерия Грязнова 2 нче урынга лаек булдылар.

Шул ук 60 нчы мәктәптән Лилия Нәбиуллина һәм 21 нче мәктәп укучысы Алия Хәбирова 3 нче урынга лаек дип табылды.

Рус телендә ясалган презентацияләр арасында 1 нче урын Каюм Насыйри турындагы презентациясе өчен 60 нчы мәктәп укучысы Нурия Хөснетдиновага бирелде. 2 нче урынны 26 нчы гимназия укучысы Владимир Митрофанов яулады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алу өчен 14/01 йортында урнашкан татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә көтеп калабыз. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез!

Поделиться: