«Минем яраткан К. Чуковский» шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Минем яраткан К. Чуковский» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Ул 2022 елның 17 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр уздырылды. Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькәчә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче 53 бала катнашты. Язучының түбәндәге әсәрләре кулланылды: «Муха Цокотуха», «Закаляка», «Что сделала Мура», «Айболит», «Робин Бобин Барабек», «Муха в бане», «Телефон», «Скрюченная песня», «Бутерброд», «Радость», «Поросёнок».

Жюри әгъзалары шигъри әсәрне башкару дәрәҗәсен 5 баллы шкала буенча түбәндәге критерийларга карап бәяләде: 
– интонацияле сәнгатьле сөйләм;
– сөйләмнең характерны ачучы хисчәнлеге; 
– театр сәнгать ысулларын куллану (мимика, жестлар, гәүдә торышы, хәрәкәтләр).

Бәйге нәтиҗәләре

Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!
Аларга уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!

 

Поделиться: