«Без Алиш оныклары» шәһәркүләм иҗади бәйгегә йомгак (0+)

DSC_1622
DSC_1616
DSC_1571
DSC_1567
DSC_1535
DSC_1525
DSC_1491
20171016_151746
20171016_145717
20171016_145613
20171016_144847

14 нче балалар китапханәсендә «Без Алиш оныклары» дип аталган шәһәркүләм иҗади  бәйге узды. Бәйгедә балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм кече яшьтәге мәктәп балалары – барысы 201 кеше  катнашты. Бәйгедә түбәндәге төрләр буенча ярыштылар:

«Нәфис сүз осталары»

«Рәсем»

«Кул осталары».

Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, кешеләрне, балаларны, тормышны яратуы белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Алиш балалар өчен хикәяләр, әкиятләр язган. Күп чор балаларның иң яраткан язучысы, күпме вакыт узса да, аның әсәрләре югалмый. Хәзерге заман балалары да аның шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйлар. Бәйгегә катнашучы балаларның күплеге шул турыда сөйли. Без балаларны бәйгегә әзерләгән барлык ата-аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Конкурс нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: