«Минем бердәм гаиләм» Шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесе нәтиҗәләре (6+)

26 март көнне Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 15 нче санлы китапханәдә «Минем бердәм гаиләм» исемле шәһәркүләм гаилә иҗаты бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Ул 2019 елның 1 февраленнән 18 мартына кадәр дәвам итте.

IMG-20190326-WA0075
20190326_144748
IMG-20190326-WA0056
IMG-20190326-WA0018
IMG-20190326-WA0015
IMG-20190326-WA0011
20190326_144754
IMG-20190326-WA0013
20190326_144725

Бәйгедә барлыгы 16 кеше катнашты. «Гаиләм дөньясы» номинациясе буенча 7 эш кабул ителде. Балалар әти-әниләре белән берлектә гаилә традицияләре белән таныштыручы, бергәләп кызыклы урыннарга сәяхәт итүне,  спорт белән шөгыльләнүне, гаиләнең гербын һәм шигарен чагылдыручы рәсем һәм фотолардан торган плакатларын тәкъдим итте. «Без бергә бәхетле» номинациясендә укучылар гаилә әгъзалары белән таныштыручы, гаиләгә багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм җырлар белән үрелеп баручы эчтәлекле матур презентацияләрен тәкъдим итте. Иҗади эшләрнең һәрберсендә гаиләне берләштерүче ярату хисе, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык, кечкенәләргә карата җылы мөнәсәбәт сизелә, хайваннар белән йомшак һәм дустанә мөнәсәбәттә булу чагыла.

Китапханә бәйгедә актив катнашкан барлык балаларга һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерә.

Җиңүчеләрнең исемнәре:

 «Гаиләм дөньясы» номинациясе

Яшь категориясе – 7-9 яшь:

Дипломнар:

I дәрәҗә – Камалов Тимур, 6 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1Д сыйныфы укучысы;

II дәрәҗә – Нәфыйкова Диана, 26 нчы гимназиянең 2А сыйныфы укучысы;

III дәрәҗә – Садыйкова Элина, 6 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1Д сыйныфы укучысы.

Яшь категориясе – 10-12 яшь:

I дәрәҗә – Кирилова Виктория, 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5Б сыйныфы укучысы;

II дәрәҗә – Шәйдуллина Самира

«Без бергә бәхетле» номинациясе

Яшь категориясе – 7-9 яшь:

Дипломнар:

I дәрәҗә – Усова Ярослава, 7 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1А сыйныфы укучысы;

II дәрәҗә – Мартаков Иван, 78 нче Пушкин пролицееның 3Д сыйныфы укучысы;

III дәрәҗә – Габдрахманова Азалия, 58 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2Б сыйныфы укучысы.

Яшь категориясе – 10-12 яшь:

I дәрәҗә – Соловьев Владимир, 26 нчы гимназиянең 3Б сыйныфы укучысы;

II дәрәҗә – Хатыпова Азалия, 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4А сыйныфы укучысы.

Йомгаклау өлешендә балалар белән «Яраткан геройларның әкият сукмаклары буенча» видео-викторинасы уздырылды. Шулай ук Л.Гераскинаның «В стране невыученных уроков» китаплары белән таныштылар һәм шул китапларның берсе буенча мультфильм карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: