«Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы китап»: тавыш бирү нәтиҗәләре (6+)

Сугыш турында хәтер эзсез югалмый, ул иң яхшы әсәрләрдә, сугыш мемуарларында саклана һәм бүгенге көндә дә язучыларны да, укучыларны да битараф калдырмый.  
Сентябрь-октябрь айлары дәвамында 10 нчы санлы китапханәдә «Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы китап»ка тавыш бирү узды. Бу – китапханәгә килүчеләрнең сугыш чорын кичергәннәрнең авыр язмышлары, тормыш һәм ирек өчен көрәш, кешеләрнең батырлыгы, халкыбызның бөек җиңүе турында сөйләүче иң яхшы әсәрләргә тавыш бирүе. Сәнгати яктан иң әһәмиятле дип санаган әдәби әсәргә яисә истә калган, характер үсешенә һәм тормыш принципларына йогынты ясаган яраткан әсәр өчен тавыш бирергә мөмкин булды.  
Тавыш бирү өчен сугыш турында барлыгы 30 әсәр сайланган иде – бу романнар, повестьлар, хикәяләр. Тавыш бирүдә 105 кеше катнашты. 
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Борис Васильевның «А зори здесь тихие…» иң күп укучылар тавышын җыеп, лидер булды. 
Тавыш бирү укучыларның сугыш турында нәфис әдәбиятка кызыксынуын арттырырга ярдәм итте. 

10ф. Голосование «Лучшая книга о Великой Отечественной войне»3
10ф. Голосование «Лучшая книга о Великой Отечественной войне»2
10ф. Голосование «Лучшая книга о Великой Отечественной войне»1

Сугыш турында 10 иң яхшы әсәр:
Васильев Б.Л. «А зори здесь тихие…»
Катаев В.П. «Сын полка»
Шолохов М.А. «Судьба человека»
Полевой Б.Н. «Повесть о настоящем человеке»
Богомолов В.О. «Иван»
Бондарев Ю.В. «Горячий снег»
Богомолов В.О. «Момент истины (В августе сорок четвёртого…)»
Надеждина Н.А. «Партизанка Лара»
Ильина Е. «Четвёртая высота»
Твардовский А.Т. «Василий Тёркин»

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: