Чаллыда «Китапханә диктанты – 2026» нәтиҗәләре (0+)

Майда Чаллы шәһәр китапханәләре Новосибирск өлкәсе яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясенә кушылды. Әлеге акция җәмәгатьчелек игътибарын китапханәләргә, аларның мөмкинлекләре һәм ресурсларына җәлеп итү, шулай ук яшьләр арасында китапханәче һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Диктант ел саен Гомумроссия китапханәләр көнендә онлайн-тест форматында үткәрелә. 
«Китапханә диктанты»на әзерлек кысаларында китапханәчеләр үз укучылары өчен, китапханә һәм китап эше тарихы турында сөйләп, шулай ук шәһәр китапханәләре тәкъдим итә торган мөмкинлекләр һәм ресурслар белән таныштырып, бик күп кызыклы вакыйгалар уздырды. Чарада 300 дән артык кеше катнашты. 

Шәһәр үзәк китапханәсенең яшь укучылары «Сүзләр каян килеп чыккан» дигән тарихи сәяхәт кылды. Мәктәп укучылары беренче славян язуы системасы – глаголица һәм кириллица барлыкка  килү тарихына кереп чума алды, рус халык иҗатына кагылышлы мәкаль һәм табышмакларның мәгънәсен ачыклады, китап күргәзмәсен карады. «Баш хәреф» мастер-классында кунаклар Русиядә безнең көннәргә кадәр китап басу эше үсешенең төп этаплары белән танышты, беренче китаплар һәм аларның нәшриятчылары турында кызыклы фактларны белде, беренче рус әлифбалары барлыкка килү тарихын өйрәнде һәм үзлектән офрт станокта «Баш хәореф»нең уникаль график эскизын булдырды. 
Үзәк балалар модель китапханәсендә «Кәгазь битләре тарихы» дигән китапханә дәресе узды. Очрашу барышында чарага килүчеләр, китапның ничек тууы һәм без белгән китапка әйләнгәнче нинди озын юл үтүе турында белер өчен, гасырлар аша сәяхәткә юл тотты. Тыңлаучылар беренче хәрефләр һәм язуның барлыкка килүе, борынгы кешеләрнең нинди гаҗәеп материалларда –  балчык тактачыклар һәм папирустан алып пергамент һәм каен тузына кадәр язуы турында сөйләгәнне кызыксыну һәм дикъкать белән тыңлады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хәзерге заман нәшриятларында китаплар басу турында видеоролик карады һәм тышлык, титул бите. форзац һәм ляссе турында белде.  
1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Таныш булыгыз — китапханә!» дигән экскурсия үтте. Балалар китапханә киңлеге белән танышты, китапханә төзелеше, кирәкле китапларны кайда табарга һәм аларны ничек кулланырга икәнлеге турында белде. Аеруча яшь кунакларны «китап патшалыгы» тәэсирләндерде: матур әкиятләр белән киштәләр, гаҗәеп фактлар белән энциклопедияләр һәм мавыктыргыч тарихлар белән журналлар. Экскурсия азагында балалар әдәби уеннарда, бәйгеләрдә катнашты һәм уку өчен үзләренә беренче китапларын сайлап алды. 
1 нче санлы китапханәдә «Зирәк китапларның мәңгелек сакчысы» экскурсиясе үткәрелде. Китапханәче китапханә тарихы, сирәк басмалар һәм укучы кулына килеп эләккәнче китапның нинди озын юл үтүе турында сөйләде. Шулай ук кунаклар китапханәнең китап саклау бүлегендә булды, анда китапханәче һөнәре серләрен һәм китап фондларын саклауның үзенчәлекләрен белде. 
В библиотеке-филиале №3 нче санлы китапханәдә иң нәни укучылар өчен «Гаҗәеп ил — китапханә» экскурсиясе узды. Кызыклы формада нәниләр китап киштәләре буйлап сәяхәт кылды, китапханәнең эше, үз-үзеңне тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты. Алга таба балалар танып белү уеннарында, күңелле бәйгеләрдә катнашты, табышмаклар чиште һәм чара азагында «Китапханәгә ничек килергә?» мультфильмын карады.
5 нче санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Китап ничек төзелгән: тышлыктан алып соңгы биткә кадәр» дигән китапханә дәресе узды. Яшь эзләнүчеләр китап туу серләрен ачу өчен чын маҗараларга таба юл тотты. Укучылар кызыксынып язу өчен материалларның: балчык тактачыклар һәм папирус төргәкләрдән алып пергамент һәм, ниһаять, кәгазьгә кадәр ничек үзгәрүен өйрәнде. Алар китапның ничек үзгәрүен, басу ысулларының камилләшә баруын, һәр китапны ясауда кемнәр хезмәт куюын һәм аны ничек итеп һәркем укый ала башлавын күрде. 
8 нче санлы китапханә барлык китап сөючеләр өчен «Уку иленә рәхим итегез!» дигән танышу экскурсиясе үткәрде. Яшь китап укучылар әкият геройлары яшәгән Китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханәчеләр әлеге гаҗәеп дөньяда озата баручылар булды, тышлыклар артында яшеренгән белемнәр хәзинәсе турында сөйләде, китапларга карага сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтте һәм китапханәне куллану серләрен ачты. Укучылар әдәби калейдоскопка кереп чумды: «Әкият белгечләре» викторинасында белемнәрен күрсәтте, мавыктыргыч бәйгедә «Яраткан китаплар битләре» буйлап үтте һәм «Укыйбыз да, уйныйбыз да» дигән уенлы укуда фантазияләрен эшкә җикте.
10 нчы санлы китапханәдә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы кешеләр өчен «Дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре» виртуаль экскурсиясе үтте. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче кунакларны дөньяның иң борынгы, иң матур һәм иң заманча китапханәләре: Александрия китапханәсе, Колумбиядәге китапханә-паркы, Франциядәге Луи Нюсера китапханәсе, Италиядәге Сандро Пенны исемендәге җәмәгать китапханәсе, Канзас китапханәсе, Лондонда Пэкхем китапханәсе һ.б. лар белән таныштырдылар. Чарада катнашучылар үзләре өчен кызыклы китапханә йорт дөньясын – үзенең архитектурасы, күптөрле үзенчәлекләре һәм мәһабәтлеге белән шаккатыручы дөнья китапханәләрен ачты. 
11 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Китапханә һәм яңа буын: китап белән киләчәккә» дигән эшлекле уен оештырды. Ике командага бүленеп, катнашучылар берничә күптөрле бирем үтәде. Во время конкурсов «Библиографик анонс», «Мавыктыргыч библиография», «Белешмәлекләр, сүзлекләр — безгә барысын да табарга булышыр!», «Китапханәнең белешмә-библиографик аппараты — мәгълүмат эзләүгә ачкыч», «Тапкырлар һәм шаяннар бәйгесе» дигән бәйгеләр вакытында мәктәп укучылары фантазияләрен һәм акыл тизлеген эшкә җигеп, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен, үз мәгълүмати культураларын һәм китапханә-библиографик грамоталылыкларын, ә иң мөһиме – үзгәрә белүләрен күрсәтә алды. Чара барышында ике команда да китапханә хезмәткәрләре – киттапханәчеләр һәм библиографлар булып карады, үзләрен китапханәдә эшли итеп күзалдына китерде. Шулай ук кунакларны иң яңа мәгълүмат чыганаклары һәм китапханә мөмкинлекләре, аның хәзерге замандагы хәле һәм җиһазландырылуы, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайты белән таныштырдылар. 

13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Китап һәм китапханә турында сез белмәгәннәр» дигән китапханә дәресе уздырды. Чарада катнашучылар чөй язулар, китап әзерләү өчен материаллар, беренче китап басучы Иван Фёдоров, аның тарафыннан беренче басылып чыккан «Апостол» турында белде. Видеороликтан тыңлаучылар дөньяның һәм Россиянең иң гадәти булмаган һәм кызыклы китапханәләре турында белде. Чара «Китаплар лабиринты» дигән интерактив викторинасы белән тәмамланды.
15 нче санлы китапханәдә «Китапханә илендә» дигән танып белү сәгате узды. Чара барышында катнашучылар китапханә фонды белән танышты, укучы формуляры, абонемент, уку залы, алфавит һәм система буенча каталоглар турында белде. Чараның гамәли өлешендә укучылар сүзлекләр һәм белешмәлекләр белән эш буенча үз күнекмәләрен күрсәтте. Шулай ук китапханәче яшьләргә дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре турында сөйләде һәм аларны библиотека-челны.рф шәһәр китапханәләре сайты белән таныштырды.
16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Китаплар төрле була» дигән китапханә дәресе уздырды. Очрашу башында кунаклар китап тарихы белән танышты. Китап үз тарихының иң башында чын мәгънәсендә җанлы булганлыгын белделәр. Бу булган хәлләрне хәтердән сөйләүчеләр була. Алга таба китапханәче тыңлаучыларга балчык китаплар, каен тузындагы китаплар турында сөйләде, алар төргәк китап, шулай ук иң зур һәм иң кечкенә китаплар белән танышты. Укучылар балавыздан ясалган китаплар, хәзерге заманның исле, дөге камырыннан әзерләнгән, аудио- һәм электрон китаплар турында белде. Шулай ук китапханәчеләр «Китап төзелеше: өлешләргә бүләбез» дигән китапханә дәресе уздырды. Мәктәп укучылары титул бите һәм китапның библиографик тасвирламасы белән танышты һәм аларда нинди мәгълүмат бирелүе турында белде. Дәреснең икенче өлешендә катнашучылар алган мәгълүматларны гамәлдә ныгытты. Очрашу барышында чарага килүчеләр китап белән мөстәкыйль эшләүнең беренче күнекмәләрен алды. Чара азагында яшь кунаклар кызыксынып китапның ничек тууы турында видео сюжет карады.
«Рәхәтләнеп укыйбыз» дигән китапханә дәресе 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган. Чара китапханәне куллану кагыйдәләренә һәм китаплар дөньясы белән танышуга багышланды. Укучылар уенлы биремнәрдә, китаплар эзләү буенча квестта катнашты, уку турында мәкальләр төзеде, яңа әдәбият белән танышты һәм китап кыстыргычлары ясады. Очрашу, катнашучыларда яңа белемнәр һәм онытылмас кичерешләр калдырып, дустанә рухта узды. 
23 нче санлы китапханәдә «Исәнме, китапханә!» дигән китапханә дәресе үтте. Катнашучылар китапханә, ничек итеп аның укучысы булырга һәм ни өчен алган китапны китапханәгә кире кайтарырга кирәклеге турында белде. Китапханәче балаларны китапларны куллану, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, алар һәр китапның үз адресы булуы, укучы формуляры, абонемент, уку залы, китап фонды турында белде.

27 майдан үз эченә төрле дәрәҗә катлаулылыктагы сорауларны алган «Китапханә диктанты» онлайн-тесты старт алды. Тест үтүдә катнашучылар китапханә эше турында үз белемнәрен тикшереп карый һәм үзләре өчен китаплар дөньясы турында гаҗәеп фактларны ачты. Аны тәмамлаганнан соң, алар актив рәвештә кичерешләре белән уртаклашты, кайсын җиңел үтәүләре, ә нәрсә авыррак бирелүе турында фикер алышты. Тестны 118 кеше үтте.  
«Китапханә диктанты — 2026» китапханәче һөнәренә һәм китап культурасына карата кызыксыну барлыгын һәм китапханәләрнең мөһим белем һәм мәгърифәт үзәкләре булып калуын исбатлады. 

#Библиотечныйдиктант
#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ

 

Поделиться: