«Максим Горький чоры һәм геройлары»: әдәби сәгать (12+)

6 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге реабилитантлары өчен «Максим Горький чоры һәм геройлары» дигән әдәби сәгать уздырды.

6ап
f0313681-8aa2-4be1-a90b-cb8c629f660e
bacf0138-e876-42c1-998b-b48fdbc60de5

Катнашучылар М. Горькийның тәүге хикәяләреннән алып җитлеккән чор публицистикасына кадәр иҗат юлы үсешен күзәтте. Алып баручы М. Горькийның барлык геройлары үзләрендә катлаулы әхлак мәсьәләләрен тәшкил итүен билгеләп үтте һәм шунлыктан аларның образларын «На дне», «Старуха Изергиль», «Макар Чудра» кебек әсәрләре мисалында карарга тәкъдим итте. Алар анда төп геройларның кылган гамәлләре һәм язучы әсәрләренең мәгънәсе турында фикер алыша, уйлана алды. 
Чара китапнамәләр һәм «Макар Чудра» хикәясе буенча төшерелгән «Табор уходит в небо» фильмыннан, «На дне», «Васса Железнова» спектакльләреннән өзекләр белән тулыландырылды. Шулай ук алар аның язучылар Л.Н. Толстой, А. П. Чехов, бөек рус җырчысы Ф.И. Шаляпин һәм башка танылган язучылар, дәүләт эшлеклеләре белән дустанә мөнәсәбәтләре турында белде. Чара азагында Максим Горький исеме белән бәйле истәлекле урыннар буйлап сәяхәт кылдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: