Бөек ачышлар тарихы (6+)

28 май көнне 5 нче санлы китапханәдә өченче сыйныфлылар өчен Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында әзерләнгән «Бөек ачышлар тарихы» дигән танып белү сәгате үтте. 

Чара барышында балаларга фән, аның ни өчен кирәк булуы, кайда һәм ничек кулланылуы турында сөйләделәр. Укучылар бөек фәнни ачышлар белән танышты. «Бөек уйлап табучылар» презентациясен караганнан соң, балалар кешелек дөньясын үзгәрткән ачышлар турында күп кенә кызыклы яңа мәгълүматлар белде, логик биремнәр үтәде. Китапханәче яшь китап сөючеләргә һәр укучы галим яки уйлап табучы була, гаҗәеп ачышлар ясый алуы, әмма бу максатка ирешү өчен белемнәр тупларга кирәклеген аңлатты. Ә балалар ачышлары турындагы видеоязма моңа тагын бер дәлил булды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: