Тарих калка гасыр түреннән (18+)

22 март көнне 12 нче санлы китапханәдә, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, популяр язучы, күп санлы китаплар авторы Фәүзия Бәйрәмова белән «Тарих калка гасыр түреннән» дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.

тарих
2
3
1
4

Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында 922 елда Багдад хәлифенең Идел-йортка составында Ибне Фадлан да булган зур делегация җибәрүе, Болгар ханы Алмушның гарәп илчеләре катнашында тантаналы рәвештә мөселман динен рәсми кабул итүе турында сөйләде. Очрашу барышында халкыбызда мөселман диненең кабул ителешен 922 ел белән генә бәйләү чагыштырмача шартлы булуы, кайбер тарихи чыганаклар, аерым фәнни хезмәтләрнең Коръән тәгълиматының VII гасырның урталарында һәм икенче яртысында ук Идел-йортка керә башлавын күрсәтүе әйтелде. Шулай ук ислам динен безнең халкыбызның мәҗбүри төстә, көчләү-кысулар нәтиҗәсендә түгел, үз ихтыярлары белән, ирекле рәвештә кабул итүе ассызыкланды. Ислам диненең халкыбызның аерым милләт буларак оешуында, үсешендә, милли асылын саклап калуында да гаять мөһим роль уйнавы турында фикер алышулар булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: