«Шәһәр яшәде, көрәште, җиңү яулады» тарихи-патриотлык кичәсе (12+)

27 гыйнварда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Шәһәр яшәде, көрәште, җиңү яулады» дигән тарихи-патриотлык кичәсе уздырды. Россиянең хәрби даны көне — ул ленинградлыларның ныклыгы һәм геройлыгы символы, шулай ук фашист илбасарларна каршы көрәштә бар совет халкының бердәмлеге. Китапханәче Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын өзү, ленинградлылар җилкәсенә төшкән авыру сынаулар турында сөйләде. Чара  танып белү презентациясе һәм видеохроника карау белән үрелеп барды. Балалар Дмитрий Шостаковичның бөтен дөньяга Ленинградның исән икәнлеген, мондый көйләр яши торган шәһәрнең беркайчан да баш бирмәячәген күрсәткән «Ленинградская» симфониясеннән өзекне тыңлады. Чараны йомгаклап Ольга Берггольцның «Я говорю с тобой под свист снарядов» шигыре укылды. Ленинградлылар блокада елларында буыннар хәтерендә сүнмәс батырлык кылды.

Поделиться: