«Сугыш юлларыннан» тарихи-патриотик уены (12+)

21 октябрьдә 1 нче санлы китапханә «Сугыш юлларыннан» дигән тарихи-патриотик уен үткәрде. Командалы уен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Уен башында китапханәче чарада катнашучыларга сугыш елларында солдатларыбызның батырлыгы һәм геройлыгы турында сөйләде, чараның программасы белән таныштырды, уен кагыйдәләрен аңлатты. 

photo_5456297823042666779_y
photo_5456297823042666778_y

Ике командага бүленеп, балалар зур кызыксыну белән биремнәр үтәде, әдәби викторина сорауларына җавап бирде, көй буенча сугыш җырларын таныды, вакыйгаларны туры китерде. Балалар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары һәм бәрелешләре турында бик яхшы белемнәрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: