«Яшь гвардиячеләр сугыш утында» тарихи-әдәби композициясе (12+)
18 һәм 19 гыйнвар көннәрендә «Җиңүнең әдәби истәлеге» программасы кысаларында 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Бөек Ватан сугышы елларында Краснодон шәһәрендә эшчәнлек алып барган яшь гвардиячеләргә – «Яшь гвардия» фашистларга каршы комсомол оешмасы әгъзаларына багышланган тарихи-әдәби композициягә чакырды. «БЕЗНЕҢ ХАЛЫКНЫ БЕРКЕМ ДӘ СЫНДЫРМАС! ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ТАГЫН БЕРӘР ШУНДЫЙ ХАЛЫК БАРМЫ СОҢ? КЕМНЕҢ КҮҢЕЛЕ ШУЛКАДӘР ЯХШЫ? КЕМ ТАГЫН ШУЛ КАДӘРЛЕ АВЫРЛЫКНЫ КҮТӘРӘ АЛА?» Александр Фадеевның «Яшь гвардия» романында 1946 елда язылган әлеге гади, әмма бөек сүзләре бүген дә актуаль! Чара барышында электрон презентация, документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр кулланылды, яшь гвардиячеләр турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. |