«Фотосурәт: тарих, заманчалык, киләчәккә планнар» тарихи вернисаж (6+)

27 майда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Фотосурәт: тарих, заманчалык, киләчәккә планнар» дигән тарихи вернисаж уздырды.
Балалар фотоның барлыкка килү тарихы белән танышты. Чишмә башы камера-обскура һәм гелиография (кояш хаты), шулай ук дагеротипиягә барып тоташа. Фотопленка, фототехниканы уйлап табучылар турында мәгълүмат алдылар. Цифрга сикереш ясадылар. Киләчәккә күз салдылар (фото һәм ясалма интеллект).

1
2
3
4

Балалар гыйбрәтле мультфильм карады, викторина сорауларына җавап бирде, «Фотограф һәм модель» бәйгесендә катнашты.
Катнашучылар бик күп яңа белемнәр алды. Яңа очрашуларга без бик шат булачакбыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: