«Мәңгелек кеше. Габдрахман Әпсәләмов»: тарихи кичә-портрет (16+)

30 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә татар әдәбиятының  танылган классигы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмовка багышланган тарихи кичә-портрет узды. Язучының тууына декабрь аенда 110 ел тула. 

Чара кысаларында укучылар аның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты, ул үткән фронт юлы (сугыш елларында Әпсәләмов – диңгез бригадасының миномет расчеты командиры, разведчик, кыр корреспонденты) турында белде, хатлар, истәлекләр, көндәлекләреннән өзекләрне тыңлады. Язучы турында сөйләү язучының гаилә архивындагы фотолардан торган уникаль видеорәт белән үрелеп барды.  

Кичәнең икенче өлеше Г.Әпсәләмовның исемен мәңгеләштергән әсәрләр – «Ак чәчәкләр», «Бөркетләр», «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Сүнмәс утлар» романнарының язылу тарихына багышланды. Бүгенге көндә дә үзенең тормышчанлыгын һәм үткенлеген югалтмаган «Ак чәчәкләр» романына аерым һәм җентекләбрәк тукталдылар. Язучының романы буенча төшерелгән татарча телесериалда яңгырый торган «Ак чәчәкләр» җырының видеоязмасы күрсәтелде. 

Чара азагында укучылар Г.Әпсәләмовның патриотлык, романтика белән сугарылган һәм хис-кичерешләргә бай әсәрләре XXI гасырда да актуаль булуы һәм бүген дә татар яки рус телендә укучы китап сөючеләрнең мәхәббәтенен яулавын дәвам итүенә инанды.  

Поделиться: