«Бөек Болгар» тарихи дәресе (6+)

23 октябрьдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен туган як турында тарих сәгате уздырды. Сәяхәт борынгы «Кубрат Хан һәм аның уллары» легендасын сөйләүдән башланды. 

IMG-20251023-WA0022
IMG20251023124538
IMG20251023124925
IMG20251023124928
Борынгы заманнар тарихы дөньясына кереп чумып, балалар борынгы болгарларның мәдәнияте белән танышты, дөнья диннәренең берсе – ислам, мөселмн гореф-гадәтләре һәм Татарстанда дөньяви мәдәният һәйкәлләрен торгызу турында мәгълүмат алды. Чара азагында казу эшләре, рухи хәтер үзәкләре буларак мәдәни-тарихи әһәмияткә ия объектларны, сәүдә һәм кәсеп үзәкләре буларак шәһәрләрне торгызу, төзелеш һәм архитектура, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төрле казанышлар белән таныштыручы Бөек Болгар тарихы һәм мәдәнияте буенча китапларга аерым игътибар бирелде. Балалар тарихтан бик күп яңа һәм кызыклы белемнәр алды, ә кайберләре хәтта Болгар музей-тыюлыгының матурлыгы һәм бөеклеге турында үз кичерешләре белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: