«Сталинград даны өчен» тарихи репортаж (12+)
1
Февраль 2024
Пәнҗешәмбе
1 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсе уртанчы сыйныф укучылары белән очрашуда, герой-шәһәр Сталинград янында немец-фашистлары гаскәрләрен тар-мар итүнең 81 еллыгы уңаеннан, «Сталинград даны өчен» дигән тарихи репортаж үткәрде. Чара дошманга каршы һөҗүм итү планының ничек җәелеп китүе һәм Совет гаскәрләренең ничек итеп җиңүгә килүе турында видеоязма карау белән тәмамланды. |