Петр I нең тууына 350 ел тулу уңаеннан, 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Пётр I – һәрвакыт беренче!» дигән тарихи портрет әзерләде. Император Бөек Петр шәхесе һәрвакыт бер яктан соклану тудыра, икенче яктан кискен тәнкыйть утына тотыла һәм тарихчылар, язучылар өчен бәхәс темасы да булып кала. Кем соң ул Петр? Очрашуда катнашучылар шуны ачыкларга тырышты.