«Бөек Россия императоры Петр»: тарихи портрет (18+)

Быел илебез күренекле дәүләт эшлеклесе, Романовлар нәселеннән булган рус патшасы, Россиянең беренче императоры, беек реформачы Петр I нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. 

21 июнь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бөек Россия императоры Петр» дигән тарихи портрет уздырды. Чарада булачак императорның балачак һәм яшьлек еллары турында кызыклы фактлар белән таныштылар, Петр I нең Россия флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә нигез салуы, Петр идарә иткән чордагы үзгәртеп корулар, шулай ук аның җитәкчелегендә рус армиясенең хәрби походлары һәм җиңүләре турында сөйләгәнне тыңладылар. 

Чарада катнашучылар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән беренче Бөтенроссия Императоры турындагы китаплар белән таныша алды. 

Поделиться: