«Карбышев: үлемсезлеккә юл» тарихи портрет (12+)

24 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышы героена багышланган «Карбышев: үлемсезлеккә юл» тарихи портреты тәкъдим ителде. 
Чарада катнашучылар җәзалы үлемгә барган, әмма Туган илен сатмаган кеше турында сөйләгәнне тыңлады. Ул – Солдат, Генерал, Патриот Дмитрий Михайлович Карбышев. Чара герой турында шигырьләр, җырлар һәм «Сынмаган» документаль-нәфис тарихи фильмыннан видеоөзекләр белән үрелеп барды.

орралам
10ф. Исторический портрет «Карбышев дорога в бессмертие». Просморт отрывков кинофильма
10ф. Исторический портрет «Карбышев дорога в бессмертие». Участники мероприятия
10ф. Исторический портрет «Карбышев дорога в бессмертие»

Китапханә кунаклары белән бергә без бөек совет галиме – хәрби инженер генерал Карбышевка багышланган С. Голубовның «Снимем, товарищи, шапки!», Ю. Пилярның «Честь», Е. Решинның «Генерал Карбышев» китаплары битләрен ачтык.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: