«Коткарылган дөнья хәтерли» тарихи күзәтү (12+)

11 апрель көнне 5 нче санлы китапханә тарафыннан яшүсмерләр өчен, Халыкара фашист лагерьлары тоткыннарын азат итү көне кысаларында, Бөек Ватан сугышы тарихының куркыныч битләренә багышланган «Коткарылган дөнья хәтерли» дигән тарихи күзәтү уздырылды. Яшь буын миллионлаган кешеләрне ирегеннән һәм гомереннән мәхрүм иткән нацист системасының коточкыч чынбарлыгы белән танышты. Чара вакытында балалар Дахау, Майданек, Саласпилс, Освенцим һәм Бухенвальд фашист лагерьлары тарихының төп моментлары, аларны булдыру, төзелешләре, анда хакимлек иткән рәхимсез шартлар, әсирләр өстендә медицина экспериментлары алып бару һәм, әлбәттә, өметен өзмәгән һәм исән калу өчен көрәшкән кешеләрнең батырлыгы турында мәгълүмат алды. Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме», Михаил Шолоховның «Судьба человека», Альберт Лихановның «Непрощенная» һәм Томас Кениллиның «Список Шиндлера» әсәрләренә күзәтү ясалды. Концлагерьлар турында әдәбият, ватык көзге кисәкләре сыман, тетрәнергә һәм хәтерләргә мәҗбүр итеп, фаҗиганең төрле кырларын чагылдыра.

IMG-20250411-WA0011-4×3
IMG-20250411-WA0014-4×3
IMG-20250411-WA0021-4×3
IMG-20250411-WA0022-4×3

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: