«Ленинград метрономы тавышы яңгырый» тарихи набат (12+)

23 һәм 27 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының берсенә – Ленинград блокадасына багышланган «Блокада турында укыйбыз» VII Халыкара челтәрле акциясе кысаларында үткәрелүче чарага чакырды. Ул Россиянең хәрби даны көненә – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланды.

10ф. Исторический набат «Ленинградский звучит метроном». КВ
10ф. Исторический набат «Ленинградский звучит метроном». Смортим кадры кинохроники
10ф. Исторический набат «Ленинградский звучит метроном». Участники мероприятия
10ф. Исторический набат «Ленинградский звучит метроном»

Китапханәче балаларга камап алынган ябык Ленинград шәһәре халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар – ачлык һәм суыклык, ир-атлар белән беррәттән заводларда эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинград саклап көрәшүе турында сөйләде. Укучылар кечкенә кызчык Таня Савичева язмышы, аның Бөек Ватан сугышының бер символына әйләнгән көндәлеге турында белде. 
Ольга Берггольц, Юрий Воронов, Анна Ахматова, Николай Тихонов, Владимир Высоцкий кебек авторларның шигырьләре яңгырады.
Чара блокададагы Ленинградка багышланган музыкаль әсәрләр һәм кинохроника өзекләре белән үрелеп барды. 

#читаемоблокаде

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: