«Россиянең өч төсе» тарихи сәяхәт (0+)

22 августта 15 нче санлы китапханә 44 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе белән берлектә киң даирә укучылар өчен Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көненә багышланган «Россиянең өч төсе» дигән тарихи сәяхәт уздырды.

IMG_20250822_161844
IMG_20250822_162100
IMG_20250822_153641
IMG_20250822_153933
IMG_20250822_153747
IMG_20250822_155431
Бәйрәм кунаклары байракның барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактларны белде, аның өч төсенең нинди мәгънәләргә ия булуын искә төшерде.  
Өлкән катнашучылар «Тарих белгечләре» викторинасында үз белемнәрен тикшереп карый алды. Балалар мавыгып «Кем тизрәк байракны илтеп җиткерә», «Киртәләр юлы», «Атомнар һәм Молекулалар» һәм «Якорьны күтәрергә» эстафеталарында катнашты. 
Чара азагында һәркем үз куллары белән кәгазьдән һәм төсле салфеткалардан Россия байрагын ясый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: