«Александр Невский – рус җирен саклаучы» тарихи калейдоскоп (6+)

24 апрельдә китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Александр Невский – рус җирен саклаучы» дигән тарихи калейдоскоп уздырды.
Үз илеңнең үткәнен белмичә, бүгенге көнебезне лаеклы рәвештә аңлау да, бәя бирү дә , киләчәкне күзалдына китерү дә мөмкин түгел. Очрашуда катнашучылар 18 апрельдә кенәз Александр Невский җитәкчелегендәге рус сугышчыларының Чудское күлендә (Боз сугышы, 1242 ел) немец рыцарьларын Җиңү көне билгеләп үтелүе турында белде.

невск
17ф. Невский А.
17ф.Невский
17ф.НевскийА.
17ф. Невский

Чара барышында балалар Александр Невский шәхесе белән якыннанрак танышты. Алып баручы аның балачагы ничек үтүе, әтисенең аны кенәзлек итүгә һәм булачак хәрби батырлыкларга ничек әзерләве турында җентекләп сөйләде. Балалар бөек полководец һәм дәүләт эшлеклесенең 1240 елгы Нева сугышында һәм 1242 елда Боз сугышындагы җиңүләре турында горурлык белән тыңлады. Россиядә аның исемендәге орден булдырылган, аның белән Ватан алдында аерым шәхси хезмәтләре өчен дәүләт хезмәткәрләрен һәм төрле өлкәләрдә югары шәхси казанышлары өчен Россия Федерациясе гражданнарын бүләклиләр. Яшь тарих сөючеләр шул чорның хәрби киемнәрен өйрәнде һәм рыцарь, дружинник артибутларыннан оригами техникасында кәгазьдән «калкан» ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: