«Александр Невский – рус җиренең сакчысы» тарихи калейдоскоп (6+)

17 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә илебезнең героик үткәне битләре буйлап сәяхәткә юл тотты һәм изге Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында белде.
Рус халкының хәтерендә онытылмас эз калдырган геройлар арасында Александр Невский аерым бер урын алып тора. Ул тарихка ватан сакчысы, полководец һәм православия динен яклаучы буларак кереп калган. Рус иле күп гасырлар дәвамында чит җир басып алучылары һөҗүменә дучар була. Әмма дошманның барысын да кире борып җибәрәләр, чөнки аларны талантлы полководецлар җитәкчелегендәге кыю рус сугышчылары каршы ала. 
Чара барышында укучылар Александр Невскийның кем булуы, нәрсә белән танылуы, кайсы сугышларда катнашуы турында белде, полководецның тормыш юлы һәм  1240 елда Нева сугышында һәм 1242 елда Боз сугышындагы җиңүләре белән танышты.

Поделиться: