«Татарстанның дөньяны үзгәрткән галим хатын-кызлары» тарихи экскурс (18+)

8 февраль көнне илебездә нәкъ 300 ел элек император Петр I боерыгы буенча нигез салынган Россия Фәннәр академиясе барлыкка килү көне уңаеннан Россия фәне көне билгеләп үтелә. Россия галимнәре кешелек дөньясын химия, физика, астрономия, геология, география, тарих, әдәбият, мәгариф, фармацевтика, медицина һ.б. зур ачышлар белән баета.  

Галимнәргә зур хөрмәт йөзеннән һәм «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проекты кысаларында, китапханә укучылары һәм микрорайонда яшәүчеләр «Татарстанның дөньяны үзгәрткән галим хатын-кызлары» дигән тарихи экскурста катнашты. Чара «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе һәм 25 нче микрорайон рәисе Паньшина Л.Н. катнашында үтте. Илебез һәм республикабыз, аның төрледән-төрле өлкәләрдәге уңышларына хатын-кызларның керткән өлеше бик зур. Алар космоска оча һәм кеше гомерләрен коткара, ачышлар ясый һәм сәнгать әсәрләре тудыра, заводларда эшли һәм Олимпия уеннарында илебез данын яклый. Һәр исем артында үз тарихы, язмышы яшеренеп ята. 

ппрлрпам
фото 1
фото 2

Чарада катнашучылар беренче татар математик хатын-кызы Сара Шакулова, беренче татар хатын-кыз табибы Разия Колтыярова,  Казан губернасында күп еллар эшләгән табиб хатын-кыз Екатерина Ивановна Карасинская, үз гомерен декабристлар хәрәкәтен өйрәнүгә багышлаган танылган совет тарихчысы, академик Милица Васильевна Нечкина,  дөнья педагогия фәнендә эре галим буларак танылу алган РАО академигы Гүзәл Вәли кызы Мөхәммәтҗанова һәм Татарстанның хәзерге заман галимнәре, алар арасында химик, Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты профессоры  Ирина Галкинанар турында белде. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча токсиннары аз дәрәҗәдә булган фармацевтик композициияләрне лаборатор һәм кыр шартларында тикшереп карадылар: ялкынсынуга каршы күз дарулары, «Астра» мазьлары, паразитлар китереп чыгара торган авыруларны дәвалау өчен дарулар. Сыерларда мастит һәм эндометритны дәвалау өчен мазьлар һәм суппозиторийлар эшләнгән, яра төзәтү препаратлары һәм материаллары булдырылган. 

Чарага килүчеләр тема материалын тыңлап кына калмады, ә фәнни җитәкче булып эшләгән Г.В. Мөхәммәтҗанованың эшчәнлеге турында үз белемнәре һәм истәлекләре белән уртаклашты.   

Очрашу азагында барлык катнашучылар, интерактив викторина сорауларына җавап биреп, галимнәр, тарих, математика, география, физика һәм химия өлкәләрендә аларның ачышлары турында яхшы белгәннәрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: