«Яшәү теләге: 80 еллык хәтер» тарихи экскурс (12+)

25 гыйнвар көнне, Ленинград каласын блокададан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә билгеләп үтелүче Россиянең хәрби даны көне якынлашканда, Үзәк балалар китапханәсе «Яшәү теләге: 80 еллык хәтер» дигән тарихи экскурс уздырды.
Чара уртанчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Балаларга шул көннәр вакыйгаларына хәрби фотографлар күзлегеннән карарга тәкъдим ителде, чөнки сөйләшү шул чорның документаль фотоматериалларына нигезләнеп алып барылды. «Буйсынмаслар. Ленинград блокадасы» дигән документаль фильмыннан өзек камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләрнең даими атышлар астында һәм ачлык, суык шартларында ничек исән кала алуын күрсәтте.

дшааа
аана
жзж
лаа
ыкы34

Чарага алып килгән 125 граммлык ипи кисәге укучыларны күп көннәр туңып-өшеп беткән һәм ач бала өчен аның ни дәрәҗәдә күп тә, аз да булуы турында уйланырга мәҗбүр итте. Шулай ук балалар шәһәрне саклауда яшьтәшләренең, өлкәннәр белән беррәттән госпитальләрдә, заводларда һәм һава һөҗүменә каршы оборона отрядларында эшләп, нинди зур роль уйнавын күрде. Тарихи экскурс Дмитрий Шостаковичның блокада елларында илебез халкы өчен язган 7 нче Ленинград симфониясе уйнавы белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: