«Папирустан заманча китапларга кадәр»: тарихи экскурс (6+)
«Мәдәни шимбә» акциясе кысаларында 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен тарихи экскурс үткәрде. Китап! Ул кеше тормышына балачактан ук килеп керә, һәм без сулар һавага, яктыртучы кояшка ияләнгән кебек үк аңа да ияләнәбез. Борынгы заманнарда кешеләр китапларның кадерен белә, аны кыйммәтле бүләк дип атый. Һәм, билгеле, һәр китапның үз тарихы бар. Чарада балалар мавыктыргыч китап тарихын тыңлады. Монда алар иң беренче китапларның ташларда, балчык такталарда, соңрак папирус, пергамент, каен тузына күчереп язылуы турында белде. Укучылар өчен «Китап турында китап» презентациясе күрсәтелде. Гигант китаплар һәм кәрлә китаплар турында сөйләгәннәр аларда аерым бер кызыксыну уятты. Гиннесның рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң кечкенә китапны Россия рәссамы Владимир Анискин ясаган икәнен белделәр. В. Анискин үз китабын мәк бөртегенең ике яртысында урнаштырган. |